Суббота 20 Апр 2024
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?

Марсель Хәкимов: «Травма алгач та үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәү мөһим”

Дата: 17.11.2022.

Көн дә яуган яңгырлар инде бетмәс кебек тоелган бу көннәрдә, ниһаять, кышны да күрергә мөмкинлек туды.

 Ап-ак кар күңелләрне күтәреп очса да, кисәк суыту сәбәпле, аяк асларында бозлавыклар хасил булу кеше иминлеге өчен куркыныч тудырды. Бозлавыклы урыннарда егылып травмалар алучылар да инде юк түгел. Әлеге уңайдан без район үзәк дәваханәсенең  травматолог-ортопеды Марсель Хәкимовка мөрәҗәгать иттек. Ул күпчелек травмаларның кайсы урынга туры килүе, беренче ярдәм, саклану чаралары турында сөйләде:

- Зәй үзәк дәваханәсендә әле ярты ел чамасы гына эшләсәм дә, Чаллы шәһәрендә травматолог-ортопед буларак, зур хезмәт тәҗрибәсе туплаган кешемен. Кешеләрнең травмалар алу очраклары төрле сезонда төрлечә. Ә менә кышкы, аяк асты бозлавык булган чорда кешеләр нигездә таеп егылып аякларын, аяк табаннарын, кул сөякләрен сындыручан. Шулай ук, аяк мускулларына, связкаларга да зыян килү очраклары шактый. Мәсәлән, әле салкын көннәрнең иң беренчесендә генә шәхсән миңа мөтәҗәгать итүчеләр 45 булды. Дөрес, аларның һәрберсе егылып кай җирендер сындырган, дип әйтеп булмый, шулай да, пациентлар арасында бозлавык аркасында зыян күрүчеләр бар. Иң мөһиме- травма алгач та үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәү кирәк, чөнки моның төрле ялкынсынуларга китерү куркынычы зур. Ә ялкынсыну булса дәвалау процессы авыррак барачак. Әгәр дә инде травма алу авыл җирендә, яисә медицина учреждениеләреннән ерак урында килеп чыкса, беренче ярдәм буларак травма алган, сынган урынны кул астындагы материал (такта, һ.б.) белән туры итеп бәйләп кую сорала. Һәм инде шул халәттә медицина учреждениесенә озатырга кирәк. Ә безнең район үзәк дәваханәсенә килгәндә, биредә тиз арада ярдәм күрсәтү өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган. Поликлиникада да, авыруларны кабул итү бүлегендә дә заманча рентгент аппараты урнаштырылган, санаулы вакыт эчендә травманың ни дәрәҗәдә катлаулы булуын ачыкларга мөмкин. Шулай ук тиз арада операция ясау мөмкинлегебез дә бар. Кече медицина хезмәткәрләре табиб-травматологларга ярдәм итү буенча тиешле профессиональ белемлеләр. Ә инде травмалар алудан саклану өчен кышкы чорда таймый торган аяк киемнәре кию, бозлавыклы урыннарда бер-береңә ярдәмләшеп хәрәкәт итү, өлкәннәргә таяк ярдәмендә хәрәкәтләнү киңәш ителә.

 

Новости Министерства здравоохранения РТ


3D-staty 1 

918771
Сегодня
Вчера
На этой неделе
В этом месяце
В прошлом месяце
Всего
28
165
753
2940
6409
918771
Copyright © 2024 Официальный сайт Заинской ЦРБ.
Designed by kev