Вторник 23 Апр 2024
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?

Зәйдә шикәр диабеты турында “Сәламәтлек мәктәбе”ндә сөйләделәр

Дата: 16.11.2022.

14 ноябрьдә Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

 Шул уңайдан Зәй үзәк дәваханәсендә бу атна шикәр авыруына каршы профилактик эшчәнлекне тагын да активлаштыру атналыгы буларак уздырыла. Бүген исә үзәк дәваханәнең актлар залында әлеге темага лекция тәкъдим ителде. Шикәр чирен булдырмау, инде мондый диагноз куелган очракта ничек саклану турында кызыксынучылар өчен гомумпрактика табибы Анастасия Назарова “Сәламәтлек мәктәбе” кысаларында лекция укып аңлатма бирде.

- Шикәр диабеты –  эндокрин системага  бәйле,  инсулин  гормонының абсолют яки өлешчә җитешмәве аркасында   гипергликемия  (кан составында  глюкозаның   күтәрелүе) башлана торган авырулар төркеме. Авыру хроник агышы һәм кеше организмында булган барлык  матдәләр алмашы  процессларының бозылуы белән аерылып тора.  Кешенең ашказаны астында инсулин дип аталучы гормоннар эшләп чыгара торган ашказаны асты бизе бар. Төрле татлы һәм углеводлы азыклар ашаганда шул инсулин аларны энергиягә әйләндерә, һәм кеше әнә шул энергия белән яши. Әгәр инсулин җитешмәсә, кан составындагы глюкозаны нормада тоту һәм азык белән кергән углеводларны энергиягә әйләндерү процессы бозыла. Канда шикәр микъдары артык күбәя һәм сидек белән бүленеп чыга башлый. Менә бу инде диабет барлыкка килүен аңлата.  Шикәр чиренең беренче һәм икенче төрләре була.  Беренче тип шикәр чире – ашказаны асты бизенең тукымалары зарарлану дигән сүз. Бу вакытта ашказаны асты бизе зыян күрә һәм инсулин кирәгеннән азрак бүленеп чыга. Ягъни кешенең канында инсулин аз дигән сүз. Әлеге төр шикәр чире теләсә кайсы яшьтә баш калкытырга мөмкин. Әмма еш кына аңа балалар, яшүсмерләр, 30 яшькә кадәрге яшьләр дучар була.  Тумыштан да күзәтелергә мөмкин. Икенче тип шикәр чире – киң таралган авыру. Ул бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне борчый. Диспансеризация үткәндә шикәр чире бик күп ачыклана. Әгәр якын кешеләр, туганнар арасында икенче дәрәҗә шикәр чире белән авыручылар бар икән, бу очракта нәселдәнлек тә зур роль уйный. Аз хәрәкәтләнү, углеводларны күп куллану да әлеге чирнең баш калкытуына китерә , - дип сөйли табиб

Зәй районында шикәр диабеты белән исәптә торучылар 1550 кешене тәшкил итә. Шуларның 123е – инсулинга бәйле авырулар, 1427 кеше исә инсулинга бәйле түгел, тик даими төстә тиешле препаратлар кулланып, табиблар күзәтүендә торучылар. Табиб-терапевт Анастасия Александровна белдерүенчә, тиешле табиб күрсәтмәләрен үтәгәндә, регуляр төстә хәрәкәтләнгәндә шикәр авыруы белән озын гомер итүчеләр күпчелекне тәшкил итә, бары тик ялкынсынуларга ирек  бирмәскә кирәк. Табиб сүзләрен куәтләп инде егерме ел әлеге диагноз белән яшәүче 71 яшьлек шәһәрдәшебез Вера Лыкова да, сакланып, тиешле препаратлар кулланганда көндәлек мәшәкатьләргә чумып яшәргә була,- ди.

- Миндә икенче тип шикәр чире. Көн саен иртәләрем ашаганчы һәм ашаганнан соң препаратлар кулланудан башлана. Иң мөһиме - мондый диагноз белән хәрәкәттә булу кирәк. Мин мәсәлән, скандинавия йөреше белән шөгыльләнәм, үземне яхшы хис итәргә бик ярдәм итә, - дип сөйли ул. 

Новости Министерства здравоохранения РТ


3D-staty 1 

919358
Сегодня
Вчера
На этой неделе
В этом месяце
В прошлом месяце
Всего
144
229
373
3527
6409
919358
Copyright © 2024 Официальный сайт Заинской ЦРБ.
Designed by kev