Суббота 20 Апр 2024
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?

Газета укучыбыз Зәй табибларына рәхмәт әйтә

Дата: 16.11.2022.

Көтмәгәндә-уйламаганда, чирләп китеп, район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегенә эләктем.

 Зәй табиблары Әлмәт кардиологлары белән киңәшләшеп, миңа тиз арада дөрес диагноз куеп, дәвалый башладылар.

Икенче мәртәбә тикшерелергә баргач, миңа Әлмәт кардиологы Нур Газыймович, сине кайсы табиб дәвалады, алга киткән бит йөрәгең, дип сөендереп, операцияне кичектерде. Минем ул вакыттагы сөенечле халәтемне үзе шул хәлдә калган кеше генә аңлар.

Мин терапия бүлегендә хезмәт куючы табибларны, шәфкать туташларын, санитарларны фәрештәләргә тиңләдем. Гафу итегез, исем-фамилия белән барыгызны да белмим, һәрбарчагызга зур рәхмәтемне, хөрмәтемне белдерәм. Сезнең һәрберегезгә авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, сабырлык телим.

Бүлектә һәрвакыт чисталык хөкем сөрә, һәркем сине елмаюлы караш белән сәламли. Анализларны тикшерүчеләргә дә рәхмәтемне белдерәсем килә.

Үзебезнең яраткан район газетасы аша зәйлеләргә шуны әйтәсем килә,  акча туздырып әллә кайларда тикшерелеп йөрмәгез, үзебезнең дәваханә табиблары алыштыргысыз, үз эшенең осталары.  Исән-сау булсыннар, эшләрендә зур дәрәҗәләргә ирешсеннәр.

Җәннәт Гарифуллина.

Новости Министерства здравоохранения РТ


3D-staty 1 

918792
Сегодня
Вчера
На этой неделе
В этом месяце
В прошлом месяце
Всего
49
165
774
2961
6409
918792
Copyright © 2024 Официальный сайт Заинской ЦРБ.
Designed by kev