Среда 24 Апр 2024
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?

Зәйдә коронавирус йоктыручылар янә арта

Дата: 02.08.2022.

Соңгы атна эчендә Зәй үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 22сенә COVID-19 диагнозы куелган.

 

Республикада, шул исәптән безнең районда, коронавирус йоктыручыларның саны акрынлап арта баруы күзәтелә. Мәсәлән, соңгы атна эчендә Зәй үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 22сенә COVID-19 диагнозы куелган. Бу исә һәркемнән саклык чараларына, үз сәламәтлегенә игътибарлы булуны сорый. Әлеге уңайдан район үзәк дәваханәсе баш табибы вазифасын башкаручы Вадим Усманов сөйли:

 

 

- Коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы бетте  дип уйларга ярамый, һәрдаим саклык, гигиена чараларына игътибарлы булу кирәк. Соңгы 5-6 атнада безнең районда инфекция йоктыручылар 4-5 кешедән артмаган иде, әмма соңгы атнада аларның саны 22гә җитте. Араларыннан биш кешене Чаллыга йогышлы авырулар хастаханәсенә озаттык. Аларның өчесе - өлкән яшьтәге кеше, икесе - кечкенә бала. Шунысы бар, хәле авыррак булучыларда да үпкә ялкынсынуы күзәтелми, авыру югары тән температурасы, хәлсезлек белән билгеләнә. Ә урта яшьләрдәгеләр коронавирусны җиңел кичерә. Инфекциядән саклану өчен һәркемгә үз графигы буенча вакцина ясату кирәк. Безнең үзәк дәваханәдә вакцина бар, теләгән кешеләр аны ясата ала. Саклану чарасы буларак, хәзер без медицина учреждениеләренә килүчеләрдән маска киюне сорыйбыз, чөнки авыру кешеләр иң беренче чиратта дәваханәләргә килә. Ә эш урыннарында дезинфекция чараларын башкару, бүлмәләрне еш җилләтеп тору, кулларны еш юу мөһим. 

Новости Министерства здравоохранения РТ


3D-staty 1 

919497
Сегодня
Вчера
На этой неделе
В этом месяце
В прошлом месяце
Всего
135
148
512
3666
6409
919497
Copyright © 2024 Официальный сайт Заинской ЦРБ.
Designed by kev