Ведомство җитәкчелеге Татарстан халкын үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга һәм даими медицина тикшерүе узарга чакыра.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм аның урынбасарлары диспансеризация, шул исәптән Covid-19дан соң кирәк булган тирәнтен тикшерү дә уздылар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Марат Садыйков урынбасарлары белән бергә белгечләрдән консультацияләр алдылар, тикшерүләр уздылар, шулай ук барлык кирәкле анализларны да тапшырдылар.
Диспансеризация төрле авыруларны иртә диагностикалау, шулай ук риск факторларын ачыклау өчен кирәк. Диспансеризацияне яшәү урыны буенча поликлиникада узарга мөмкин.