Среда 24 Апр 2024
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?

Зәйдә июнь аенда балалар җәрәхәт алуның 114 очрагы теркәлгән

Дата: 15.07.2022.

Ел башыннан Зәй район дәваханәсенең кабул итү бүлегендә балалар зыян күрүе белән бәйле 415 мөрәҗәгать теркәлгән.

 

 

Аеруча июнь аенда балалар арасында травма алу күрсәткечләре арткан:  73 бала имгәнгән,  17се – сөяге сынган һәм тайган, 11ен  хайваннар тешләгән, 2шәре термик яки химик тән җәрәхәтләр алган.

Ел башыннан бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә 322 кеше имгәнүләр алган, шуларның 47се - балалар. Ел дәвамында җәрәхәтләр алган 10 балага үзәк дәваханәдә стационар дәвалану билгеләнгән.

Медицина хезмәткәрләре балалар арасында җәен травма алу очракларының артуын  велосипедларда, самокатларда йөргән вакытта куркынычсызлык чараларын үтәмәү белән бәйли. Шулай ук балаларның өлкәннәр күзәтүеннән башка гына су коенуы, тренажерларда шөгыльләнүе дә тормыш өчен куркыныч тудыра. Барлык балалар да хайваннар белән үзен ничек тотасын белми һәм шуның аркасында этләр яки мәчеләр ташлану очраклары да була.

Кечкенә балаларны тәрәзәләре ачык бүлмәдә үзләрен генә калдырырга ярамый, чөнки балаларның ачык тәрәзәдән егылу очраклары да аз түгел.

 

 

 

Новости Министерства здравоохранения РТ


3D-staty 1 

919481
Сегодня
Вчера
На этой неделе
В этом месяце
В прошлом месяце
Всего
119
148
496
3650
6409
919481
Copyright © 2024 Официальный сайт Заинской ЦРБ.
Designed by kev