Среда 24 Апр 2024
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?

Июльдә Зәй үзәк дәваханәсенә 3 кеше елан чагып мөрәҗәгать иткән

Дата: 13.07.2022.

Елан һәм талпан тешләсә нәрсә эшләргә? Бу хакта сораштыру өчен без Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйховка мөрәҗәгать иттек.

 Ямьле җәйне җиләктән башка күз алдына китереп булмый. Җиләк җыю сезонының хәзер кызган чагы. Тик җиләге генә түгел, елан чагу, талпан кадалу очраклары да шактый күзәтелә. Алардан ничек сакланырга? Елан һәм талпан тешләсә нәрсә эшләргә? Бу хакта сораштыру өчен без Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйховка мөрәҗәгать иттек.

 

 

 

 

-Айдар Мөхәммәтнурович, җәйнең матур көннәре башланды. Күп кеше табигать кочагында ял итә. Елан чакса нәрсә эшләргә кирәк һәм нәрсә эшләргә ярамый?
- Беренче медицина ярдәме күрсәтелгәнче, агуланган аяк-кулны селкетмичә, бер генә уңайда тотарга кирәк. Кулны яулыкка асып куярга, аякны тешләгән очракта – бер торышта тотып, утырып торырга киңәш ителә. Елан тешләгән урынга жгут салырга, салкын әйберләргә куеп торырга, агуны суыртырга һич тә ярамый. Беренче ярдәмне күрсәткәннән соң, елан чаккан кешегә артык хәрәхәтләр ясамаска кирәк, юкса агу тарала башлый. Тиз арада дәваханәгә мөрәҗәгать итү урынлы.


- Еланнар аеруча кайда һәм кайсы вакытта чагалар?
- Июль аенда район үзәк дәваханәсенә 3 кеше елан чагып мөрәҗәгать итте. Алар барысы да җиләк җыярга барган өлкәннәр. Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, урман-кырларга, су буйларына барырга уйласагыз, кием-салымны да яхшылап сайлагыз. Ачык, тән өлешләре күренеп торган кием кимәскә тырышыгыз. Елан чагулар күп очракта – эссе көннәр башланган чакка туры килә. Әгәр аңа аяк белән басмасаң, кагылмасаң, елан беркайчан да кешегә үзе ташланмый. Ул иң элек безне ыслап кисәтә. Үзләренә куркыныч янавын сизгәндә яки саксыз рәвештә өстенә басканда гына чагарга мөмкин.


- Районда талпан тешләп, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр ешайган. Бу очракта нинди ярдәм күрсәтергә?
- Әлеге бөҗәкләрнең активлашу чоры башланганнан алып, безгә 300дән артык кеше мөрәҗәгать итте. Бу сан узган ел белән чагыштыргада, ике тапкырга күбрәк булуын күрсәтә. Тик талпанның хаман тынганы юк. Урман бете кадалып, 11 июльгә барлыгы 29 кешегә медицина ярдәме күрсәтелде, шуның – 6сы балалар. Ял итәргә чыккансыз икән, талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк булыгыз, яхшылап киенегез. Алар агачларда гына түгел, ә үләннәрдә дә күпләп булырга мөмкин.

 

 

 

Новости Министерства здравоохранения РТ


3D-staty 1 

919492
Сегодня
Вчера
На этой неделе
В этом месяце
В прошлом месяце
Всего
130
148
507
3661
6409
919492
Copyright © 2024 Официальный сайт Заинской ЦРБ.
Designed by kev