Агымдагы елның июнь аенда – 2, әле июль ае башланды гына, инде тагын 1 зәйлегә бөер синдромлы геморрагик бизгәк диагнозы куелган. Бу хакта район үзәк дәваханәсеннән хәбәр итәләр.
Вирус кеше организмына сулыш юллары, ашказаны-эчәк тракты һәм зарарланган тире аша үтеп керә. Шулай ук кимерүчеләрнең бүлендекләре тигән су, азык-төлек продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланган вакытта зарарланырга мөмкин. Авыру йоктырган кешененең температура 40 градуска кадәр күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану күзәтелә. Андый очракта, вакытны озакка сузмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чирне йоктырмас өчен, беренче чиратта кимерүчеләр булган бина-бүлмәләрне даими дезинфекцияләп торырга. Су һәм ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда сакларга. Әлбәттә инде, кимерүчеләр белән контакттан сакланырга. Кулларны сабын белән юарга. Әлеге чараларны үтәү тычкан бизгәге белән авыру куркынычын киметә.