Пятница 19 Апр 2024
Решаем вместе
Не смогли записаться к врачу?

Зәйдә кан басымын үлчәү акциясе үтте

Дата: 06.07.2022.

6 июль – Бөтендөнья кардиологлар көне.

Районда йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклау, аларны кисәтү максатыннан күп кенә профилактик чаралар уздырыла. 6 июль – Бөтендөнья кардиологлар көне. Шул уңайдан Зәйнең Ялчыгол урамында урнашкан сәүдә нокталарының берсендә “Үз кан басымыңны бел” дигән акция узды. Район үзәк дәваханәсенең участок шәфкать туташы Наталья Илехметкина зәйлеләрнең кан басымын гына үлчәп калмыйча, сатурацияне (кандагы кислород күләме) дә билгеләде. Югары кан басымы булучыларга дәвалау билгеләү өчен үзләренең участок табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте. Ярты сәгать эчендә кибеткә килгән 20дән артык кеше үз сәламәтлеген тикшертте.
- Сәламәтлек чарасы уздырылуын алдан хәбәр итмәдек, әмма моңа карамастан, кибеткә килгән халык бик теләп кан басымын үлчәтте. Бу акция йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү максатында оештырылды,- ди Наталья Илехметкина.
Артериаль гипертония авыруы озак вакыт үзен сиздермәскә мөмкин. Хроник гипертония исә инсульт һәм инфарктларның төп сәбәпчесе дә. Олы яшьтәгеләрнең 42 проценты югары кан басымыннан интегә. Өлкәннәр генә зарланмый, хәзерге көндә яп-яшь кешедә дә кан басымы уйнавы күзәтелә.
Ике сәгать дәвамында шәфкать туташы яныннан кеше өзелмәде. Араларында халыкның җыелып торуына аптырап караучылары да, бик теләп кан басымнарын тикшертүчеләре дә булды. Зәйдә яшәүче Валентина Оглоткова мондый медицина акциясен уңайлы оештыруларын хуплый.

 

 

- Без, өлкәннәр өчен бик яхшы эшләгәннәр. Күп кешедә мондый тикшерү җайланмасы юк бит. Мин үзем коронавирус авыруын кичердем, нәтиҗәдә сәламәтлегем какшады, соңгы вакытларда кан басымым күтәрелеп азаплый. Үз саулыгыбызны үзебез кайгыртырга тиеш, - ди ул.
Бу көнне шәһәребезнең кеше күпләп йөри торган дүрт сәүдә ноктасында теләге булган һәркем кан басымын үлчәтә алды. Барлык тикшерү күрсәткечләре яшәү урыны буенча участок табибларына тапшырылды.

 

 

 

Новости Министерства здравоохранения РТ


3D-staty 1 

918578
Сегодня
Вчера
На этой неделе
В этом месяце
В прошлом месяце
Всего
0
112
560
2747
6409
918578
Copyright © 2024 Официальный сайт Заинской ЦРБ.
Designed by kev