Зәй үзәк дәваханәсенең балаларны дәвалау бүлегендә бүген Халыкара балаларны яклау көненә багышланган традицион чара оештырылды.
Бирегә яшьләр эшләре идарәсенең “Кайгырту” волонтерлар хәрәкәте активистлары килеп, әкият геройлары киемнәрендә уеннар оештырдылар, бергәләп биеделәр, күңел ачтылар.
- Әлеге чараны без ел саен яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә оештырабыз. Бу балаларны яклау көне дәваханәдә дәваланучы балаларга бәйрәм рухы тудыру, аларның күңелләрен күтәрү максатыннан үткәрелә. Билгеле булганча, күңел күтәренкелеге сәламәтлеккә, тизрәк савыгырга уңай тәэсир итә, - ди үзәк дәваханә белгече Луиза Вәлиуллина.
Фото Зәй район үзәк дәваханәсеннән.