Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 10 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1956, 1951, 1934, 1959, 1960, 1972 елгы алты хатын-кыз һәм 1942, 1955, 1953, 1959 елгы дүрт ир-ат вирус корбаны булган.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.
17 октябрьгә республикада 857 үлем очрагы теркәлгән.