Июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелүче медицина хезмәткәрләре көне быел 17 июньгә туры килә. Быелгы һөнәри бәйрәмне районыбызның үзәк дәваханәсе коллективы аеруча күтәренке рухта каршылый. Узган атнада “Пирамида” комплексында узган “Ел табибы –Ак чәчәкләр -2018” бәйгесен йомгаклау тантанасында шәһәрдәшебез Григорий Абрамов җиңүче буларак бүләкләнде.
Григорий Матвеевич мәртәбәле бәйгедә “Беренчел звенода иң яхшы табиб" номинациясендә җиңүгә иреште. Ул районыбызда гына түгел, республикада да танылган табиб. Узган ел аңа “Татарстан Республикасының атказанган табибы” исеме бирелде. Ул хезмәт биографиясен 1982 елда институтны тәмамлагач, Иркутск өлкәсендә башлый. 1986 елдан бирле зәйлеләр сәламәтлеген кайгырта. Эшкә мөнәсәбәте, пациентларга игътибарлы булуы, кешелеклелеге белән ул зәйлеләрнең абруен казанды.
“Ел табибы- Ак чәчәкләр-2018” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләгәндә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, пациентларыгыз "Рәхмәт сезгә, табиб" дип, ә алар сездән "сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз" дигән сүзләр ишетеп китәрлек булсын, дип ассызыклаган иде. Григорий Абрамов бу сүзләрне көненә генә түгел сәгатенә дә берничә тапкыр ишетә, әйтә торгандыр мөгаен. Аны балалар урамда күреп танып, үз итеп дәшә, ә әти-әниләр һәрчак рәхмәтле булуларын белдерә.
Педиатр киңәшләрен районда яшәүче һәркемгә үтемле итеп җиткерә белә. Төрле авырулар, аларны кисәтү чаралары турында җирле массакүләм мәгълүмат чараларында еш чыгыш ясый. Шуның нәтиҗәсендә балаларына профилактик прививкалар ясатудан баш тартучы әти-әниләр саны күпкә кимегән.
Григорий Матвеевич тәкъдиме белән үзәк дәваханәнең педиатрия бүлегендә неврология буенча патологияләре булган яңа туган сабыйларны реабилитацияләү кабинеты уңышлы эшләп килә. Әлеге кабинет аша һәр ел саен 100дән артык бала үтә һәм аларның 95 проценты тулысынча сәламәтләнү сәбәпле махсус исәптән төшерелә, дип белдерәләр үзәк дәваханә җитәкчеләре. Моннан тыш, табиб башлангычы белән педиатрия бүлегендә шикәр авыруына каршы профилактика серләренә төшендерүче мәктәп тә булдырылды. Соңгы 10 ел эчендә мондый диагнозлы балалар арасында җитди ялкынсынулар кичерүчеләр юк.
Гомумән, Зәй районында педиатрия хезмәте күрсәткечләре яхшыра бара: балалар арасында җитди авырулар азая, яңа туган сабыйлар үлеме кими. Монда озак еллар балалар сәламәтлеге сагында торучы табибның өлеше һичшиксез зур. Григорий Абрамовны зур җиңүе белән, ә барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. .
По материалам газеты “Зэй офыклары”