Зәйдә районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чарага җыелды. Шәһәрнең 7нче мәктәбендә оештырылган “ак халатлы фәрештәләр” бәйрәме күтәренке рухта узды.
- Илебездә, республикабызда, районыбызда медицина өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Бу, беренче чиратта, югары технологияле медицина аппаратлары кулланып эшләүдә, заманча медицина үзәкләре төзелүдә чагыла. Болар барысы да сыйфатлы ярдәм күрсәтүгә уңайлы шартлар тудыру өчен эшләнә. Районыбызда да соңгы елларда авыл җирлекләрендә күп кенә яңа ФАПлар төзелде, искергәннәре төзекләндерелде. Хәзер без үзәк дәваханәдә зур үзгәртеп корулар алып барулар белән мәшгульбез. Әмма нинди биналар, нинди аппаратлар гына булса да, аларда халык өчен тиешле ярдәм күрсәтә алучы медицина хезмәткәрләре кирәк. Сез булганда, сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә генә кешеләр сау-сәламәт була, авырулардан арына ала. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, үзегезгә, гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, - дип үз теләкләрен җиткерде район башлыгы Разиф Кәримов. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын терапия бүлеге мөдире Светлана Нестеровага, неврология бүлеге мөдире Татьяна Семякинага; республика сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасын балалар табибы Гөлнур Гадиевага; республика сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатын акушерлык бүлеге табибы Снежанна Веснинага, шәфкать туташы Людмила Шилюхинага; республика сәламәтлек саклау министрлыгының “Һөнәргә тугрылык өчен” дипломын Татьяна Жириковага тапшырды. Бәйрәм барышында тагын күп кенә медицина хезмәткәрләре төрле дәрәҗә бүләкләргә лаек булды. Алар өчен район сәнгать осталары, балалар иҗат коллективлары күркәм чыгышларын бүләк итте.
Энҗе Әгъләмова
Зэй офыклары